Республикада коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Узган тәүлектә Татарстанда 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4555 очрагы ачыкланган. 3410 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 1137 кеше дәвалана.
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев