Республикада коронавирустан тагын бер кеше үлде
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирустан тагын бер кеше үлде

Хатын-кызның үлеме сәбәбен патолого-анатомик экспертиза раслаган.

(Тәтеш, 23 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган.

«Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.


Нет комментариев