Пандемия башланганнан алып республикада 380 кеше ковид корбаны булган.
(Тәтеш, 15 март, «Тәтеш таңнары»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланган. 1940, 1948,1962 елда туган өч хатын-кыз һәм 1941, 1954 елда туган ике ир-ат ковид корбаны булган.
Үлем сәбәбен патологоанатомнар ачыклаган. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча штабта хәбәр иттеләр.
15 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ковидтан 380 үлем очрагы теркәлгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/15-03-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-bish-lem-ochragy-raslangan-5812944
Нет комментариев