Республикада коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
1950 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм 1940 һәм 1964 елларда туган ике хатын-кыз вафат булган.
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таннары"). Татарстанда ике ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Республикада 1950 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм 1940 һәм 1964 елларда туган ике хатын-кыз үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/28-06-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-keshe-lg-n-5828424
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев