Республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлде
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлде

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган.

(Тәтеш, 21 июнь, "Тәтеш таннары").  Татарстанда тагын дүрт кеше — 1934, 1948 һәм 1960 елда туган хатын-кызлар һәм 1939 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында республикада 527 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-06-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-lem-ochragy-terk-lde-5827596

фото: Татар-информ


Нет комментариев