Республикада ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылып була
Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцина узу турында электрон сертификат җибәрелә.
(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда коронавирустан вакцина ясатуга Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.
Прививка ясатырга язылу өчен дәүләт порталында “Табибка язылу” яки аерым “COVID-19 коронавирусыннан вакцина ясау” хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаганда, вакцина ясарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк.
Медицина оешмаларында вакцина ясауга чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, көнен һәм вакытын хәбәр итсеннәр өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдырырга кирәк.
Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккә теркәп бара ала. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцина ясату турында электрон сертификат җибәрелә.
Бүген Татарстан халкы вакцина ясатырга бик актив языла башлады, аларны прививка кадатырга теләүчеләр исемлегенә теркәп баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев