Республикада ковидтан тагын дүрт кеше үлгән
Коронавирус COVID-19

Республикада ковидтан тагын дүрт кеше үлгән

Агымдагы елның 21 июленә республикада ковидтан 587 үлем очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 21 июль, "Тәтеш таннары"). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән. Алар 1933, 1938, 1951 һәм 1976 елларда туган булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

«Агымдагы елның 21 июленә ковидтан 587 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-07-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-keshe-lg-n-5831084

фото: Татар-информ


Нет комментариев