Республикада соңгы тәүлектә 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.
«18 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20,2 меңнән артык очрагы теркәлгән, 17,4 меңгә якын кеше (шуларның 67се — узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 225,9 мең кеше (шуларның 5,1 меңе — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 132,4 меңгә якын кеше икенче дозаны да алган.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-04-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-34-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5821011
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев