Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.


(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. 
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 
«18 кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 20,3 мең очрагы теркәлгән, 17,3 мең кеше терелгән.

Республикада барлыгы 229,7 мең кеше (шуларның 3,8е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 144 мең кеше икенче дозаны да алган.

https://tatar-inform.tatar/news/health/26-04-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-38-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5821196

фото: pixabay.com/ru

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев