Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«30 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 541 очрагы ачыкланган, 11 114 кеше (шуларның 32се – узган тәүлектә) терелгән. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев