Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы теркәлгән

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары вирусны башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 85 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 586 очрагы ачыкланган. 

фото: Татар-информ


Нет комментариев