Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 31 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган, 2 кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә.

«Өч кеше хастаханәгә озатылган, 25е өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә. 
Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 509 очрагы теркәлгән, 5 297 кеше терелгән.
 


Нет комментариев