Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән, 7 870 кеше (шуларның 43е — узган тәүлектә) терелгән.


Нет комментариев