Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.

Коронавирус йоктыручылар саны Казанда (46 очрак) иң күбе булган. Чаллы шәһәрендә — җиде, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында дүртәр очрак ачыкланган. Бер кеше  — Тәтеш районынта.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән, 9 мең 75 кеше (шулардан 75 кеше — узган тәүлектә) терелгән. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев