Республикада соңгы тәүлектә тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын бер яңа очрак булды.
(Тәтеш, 24 май, «Тәтеш танңары»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда – 13, Чаллыда – 8, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында – өчәр, Тукай районында – ике, Әгерҗе, Аксубай һәм Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 268 очрагы расланган, 18 181 кеше (шуларның җидесе – узган тәүлектә) терелгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-05-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-tagyn-33-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5824360
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев