Республикада тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 25 май, «Тәтеш танңары»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«13 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 298 очрагы теркәлгән, 18 209 кеше (шуларның 28е — узган тәүлектә) терелгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-05-2021/tatarstanda-tagyn-30-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5824493
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев