Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада тагын 86 кеше коронавирус йоктырган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше республикадан читтә авырган, калганнары авыру кешеләр белән элемтәдә булган.

31 кеше хастаханәдә, ә 55 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган тәүлектә республиканың 20 муниципаль берәмлегендә авыру йоктыруның яңа очраклары ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе игълан ителгәннән алып, 16 132 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган. 12 623 кеше (узган тәүлектә — 98) терелгән.

Татарстанда яшәүче 12 937 кеше коронавирустан прививка ясаткан, 2 599 кеше препаратның икенче дозасын да алган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада «Спутника V» препаратының 38,9 проценты яки 33 242 дозасы кулланылган.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-02-2021/tatarstanda-tagyn-86-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5803051

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев