Республикада тагын биш кеше коронавирустан үлгән
Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 265кә җитте.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда тагын биш кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген тагын биш кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Алар – 1938, 1944, 1948 һәм 1953 елгы ир-атлар, шулай ук 1958 елгы хатын-кыз.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-01-2021/tatarstanda-tagyn-bish-keshe-koronavirustan-lg-n-5802792
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев