Республикада тагын өч кеше коронавирустан үлгән
Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 155кә җитте.
(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.
Коронавирустан 1949 елгы хатын-кыз, шулай ук 1955 һәм 1960 елгы ир-атлар дөнья куйган.
Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев