Республикада тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруыннан үлүчеләр саны 112 кешегә җитте.
(Тәтеш, 2 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
1948 елда туган хатын-кызны коронавирус инфекциясенә шикләнеп йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар. Аның хроник авырулары да булган.
1953 елда туган ир-атны пневмония диагнозы белән хастаханәгә китергәннәр. Аның йөрәк авыруы булу сәбәпле, хәле тагын да катлауланган.
«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсе буенча куелды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.
Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүчеләр саны 112 кеше булды.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-11-2020/tatarstanda-tagyn-ike-keshe-koronavirustan-lg-n-5783015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев