Республикада тагын ике кеше коронавирустан вафат булган
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 пациент үлгән.
(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булганнарның беренчесе -1975 елда туган ир-ат. Аны пневмония белән хастаханәгә салган булганнар. Пациентның хәле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында начарланган.
Үлүчеләрнең икенчесе 1955 елда туган ир-ат. Аны «коронавирус» диагнозы белән хастаханәгә озаткан булганнар. Вирустан тыш, ир-атның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары булган.
Ике очракта да үлем сәбәпләрен патолого-анатомик экспертиза вакытында ачыклауга ирешкәннәр.
«Вирус идентификацияләнгән», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 кеше үлгән Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев