Республикада тәүлек эчендә коронавирус белән авыруының 41 яңа очрагы ачыкланган
Covid-19 авыруы тарала башлаганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручы 4472 кеше теркәлгән.
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәүлек эчендә Татарстан табиблары 41 пациентка Covid-19 диагнозы куйган, Читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясенең 41 яңа очрагы теркәлде», — диде ул.
Барлык очраклар да чир йоктыручылар белән аралашудан барлыкка килгән. Тәүлек эчендә короновирусны ачыклауга 5859 тест үткәрелгән.
Covid-19 авыруы тарала башлаганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручы 4472 кеше теркәлгән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев