Роспотребнадзор киңәш итә
Кулны сабынлап юыгыз, кешедән кимендә 1,5 метр ераклыкта торыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, битлек киегез.
(Тәтеш, 24 апрель, «Тәтеш таңнары») Коронавирусның билгеләре нинди
Тән температурасы күтәрелә, туңдыра, баш авырта, хәлсезләндерә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы кыенлыша, мускуллар авырта, конъюктивит. Кайбер очракларда ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылу: күңел болгану, косу, эч китү күзәтелергә мөмкин.
Коронавирус билгеләрен сизгәндә,нәрсә эшләргә?
Өйдә торыгыз һәм ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез.
Өзлегүләре нинди
Вируслы пневмония була. Ул чакта хәл начарлана, кайбер авыручыларның инде 24 сәгать дәвамында сулыш җитмәве көчәя, үпкәләргә кичекмәстән ясалма сулыш ясарга кирәк булачак. Дәвалануны тиз башлап җибәргәндә, ул чирнең катлаулану дәрәҗәсен җиңеләйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев