Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте
Режим 30нче марттан башланды.
(Тәтеш, 30 март, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте. Аны «Татар-информ» кабул итте.
«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев