Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Сентябрьдән алып республикада 116 укучы һәм 202 педагог ковид йоктырган

1 сентябрьдән тын юлларында вируслы кискен инфекция симтомнары һәм температура белән 12,6 мең укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр.

(Тәтеш, 18 февраль, «Тәтеш таңнары»). Уку елыннан башыннан Татарстанда 119 студент, 116 укучы һәм 202 укытучы коронавирус йоктырган.

Яңа коронавирус инфекциясенең 423 чыганагы ябылган, барысында да берәр очрак теркәлгән. Роспотребнадзорның республика идарәсе контролендә 14 авыру кала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

Узган тәүлектә тын юлларында вируслы кискен инфекция симптомнары һәм температура белән 68 баланы мәктәпкә кертмәгәннәр. 1 сентябрьдән башлап барлыгы 12 634 укучыны өйләренә яки поликлиникага җибәргәннәр.

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-02-2021/sentyabrd-n-alyp-tatarstanda-116-ukuchy-m-202-pedagog-kovid-yoktyrgan-5807250

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев