Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 12 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«30 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 59 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте ведомствоның матбугат хезмәте.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 14,3 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, 11 мең кеше сәламәтләнгән, шуларның 20се — соңгы тәүлек эчендә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: Татар-информ
Нет комментариев