Табиб коронавирустан да куркынычрак пандемия турында кисәтте
Кешелек дөньясын потенциаль куркынычтан сакларга грипптан универсаль вакцина гына ярдәм итә алачак.
(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таңнары»). Дөньяга яңа куркыныч пандемия яный, ул гриппның ике төре аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу турыда танылган табиб һәм алып баручы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, коронавирус — куркынычрак авырудан үзенчәлекле тренировка. Әгәр дуңгыз һәм кош гриппы терлектән кешегә һәм кешедән кешегә йога торган булса, кешелек өчен бу чирләр пандемиясе тагын да куркынычрак булырга мөмкин.
«Зур, үлемгә китерә торган пандемия ике мутациядә булырга мөмкин. Хәзер көтәргә кала», — дип кисәтте ул.
Кешелек дөньясын потенциаль куркынычтан сакларга грипптан универсаль вакцина гына ярдәм итә алачак, — дип белдерә медицина хезмәткәре.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-02-2021/tabib-kovidtan-da-kurkynychrak-pandemiya-turynda-kis-tte-5806272
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев