Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Табиблар аның гомерен саклап калган

Шәһәрле Гүзәл КОВИД-19 чире ки­черүе турында үзенең күңел киче­решләре белән ­уртаклашты:

(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”) Шәһәрле Гүзәл КОВИД-19 чире ки­черүе турында үзенең күңел киче­решләре белән ­уртаклашты:

– Кешеләр прививка ясата башлаганда, мин бу хакта уйламадым. Ковид белән  чынлыкта мин тора-бара чирләп киттем. Барысы да салкын тидерү­дән башланды. Кибеттән кайтканда яңгыр астына эләктем. Шуннан соң ангина чыкты, йөрәкне кыса башлады, ангина узмады, мин үземне көннән-көн  начар хис итә башладым. Хастаханәгә мин салкын тидерү билгеләре, тамак авырту белән мөрәҗәгать иттем, югыйсә температурам да әллә ни югары түгел иде.
Баксаң, минем үпкәләр инде илле проценттан артык зарарланган булып чыкты.

Табиблар бик тиз дә-­валый ­башладылар. Мине бездәге вакытлыча ковид гос­питаленә урнаштырдылар. Андагы медицина коллективы һәм хезмәт күрсәтүче персонал гаҗәеп ягымлы! Табиб үзе һәр көнне йөреп чыкты, организмдагы кислород күләмен тикшерде. Анализларны, әле берсен, әле икенчесен, даими алып тордылар, һәрвакытта күзәтү һәм контроль ас­тында булдым, барлык дәваланучыларга карата да игътибарлы булдылар. Мин ике атна дәваландым, һәм шушы барлык вакыт эчендә ми­нем хакта кайгыртуларын һәм чирем белән көрәшкәндә мин исән калсын өчен барысының да ихластан ярдәм итәргә теләгәнен тойдым. Мин инде якты дөнья белән хушлаштым, ә алар, саклау­чы фәрештәләрем, мине аякка бастырдылар. Алар ярдәмендә мин сулыйм, йөрим, якыннарым белән аралашам.

Хәзерге вакытта үземне яхшы хис итәм, әлегә хәл­сезлек бар, шулай да бу чирдән калган нәтиҗәләр, бернишләп тә булмый...
Сәламәтлегемне ны­гы­тачакмын, ­при­­вивка­ны кайчан ясарга ярый икән­леге ­хакында табиблар белән ки­ңәш­ләшәчәкмен. “Сакланганны Аллаһ сак­лар” дигән гыйбарә халыкта юкка гына әй­телмәгән шул.      

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев