Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында аерым тәртип кертелде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республикада 15 апрельгә кадәр аерым тәртип кертелде.

(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары"). Күмәк чаралар берни­кадәр соңарып үткәрелү вакытына күчерелә. Илдән читкә чыкмаска киңәш ителә. 

Коронавирус таралу белән көрәшү штабы хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән чит илләрдән кайтучыларга барган урыннары һәм кайту даталары турындагы мәгълүматны Рос­потребнадзор хез­мәткәрләренә хәбәр итәргә киңәш бирә. Моның өчен тәүлек әйләнәсе кайнар линия эшли: +7(843)296-02-24. 

Чир билгеләре булганда мәҗбүри тәртиптә табибка мөрәҗәгать итү зарур. 

Санитар табиблар татар­станлыларның шәхси гигиена кагый­дәләрен үтәүләрен үтенә: көн дәвамында кулларны даими юарга, көн саен душ керергә, эштә биналарны җилләтергә, эш урынында дымлы җыештыру уздырырга, кешеләр җыелган урыннарда, транспортта битлек кияргә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев