Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Коронавирус COVID-19

Татарстанда коронавирусның 16 яңа очрагы расланган

Алар барысы да республикага чит илләрдән кайткан кешеләр.

(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда Covid-19 коронавирус йогышының 16 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да республикага чит илләрдән кайткан кешеләрдә ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«Төркиядән, Франциядән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Израильдән, Доминикана Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан кешеләр хастаханәгә урнаштырылды. 11 кешедә авыру симптомсыз яки җиңел формада уза, аларның хәле канәгатьләнерлек булып килә. 5 кешенең хәле уртача авырлыкта», - диде Галимова.

Барлык пациентлар медицина күзәтүендә, шул исәптән 6 кеше өйдә. Бу кешеләрнең барлык контактлары Роспотребнадзор һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стопкоронавирус