Татарстанда тагын бин кеше коронавирустан вафат булган
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган.
(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таннары"). Татарстанда тагын биш кеше - 1933, 1952, 1959 һәм 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1948 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган.
«Татарстанда коронавирустан вафат булуның биш очрагы теркәлде», — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде, диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 14 июльгә Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның рәсми саны 572гә җитте.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-07-2021/tatarstanda-d-rt-hatyn-kyz-m-ber-ir-at-koronavirustan-vafat-bulgan-5830323
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев