Татарстанда тагын ике хатын-кыз коронавирус корбаны булды
Covid-19 пандемиясе вакытында республикада 293 кеше үлгән.
(Тәтеш, 9 февраль, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын ике кеше үлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939 һәм 1986 елларда туган ике хатын-кыз вирус корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.
Пандемия башланганнан бирле вирус республикада 293 кешенең гомерен өзгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/09-02-2021/tatarstanda-tagyn-ike-keshe-koronavirus-korbany-buldy-5805166
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев