Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын ике яңа очрак булды

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 84 очрагы ачыкланган.

(Тәтеш, 6 февраль, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«31 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 42, Чаллыда – 13, Түбән Кама районында – 4, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында – өчәр, Актаныш, Арча, Баулы, Буа, Питрәч һәм Тәтеш районнарында – икешәр, Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 553 очрагы теркәлгән, 13 068 кеше (шуларның 90ы – узган тәүлектә) терелгән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-02-2021/tatarstanda-koronavirus-infektsiyasene-tagyn-84-ya-a-ochragy-achyklangan-5804494

фото: архив/Аванград

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев