Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таңнары"). Агымдагы атнада Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары кими. Дүшәмбе көнне 44 яңа очрак ачыкланса, узган тәүлектә 36 очрак теркәлгән. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.

«15 кеше хастаханәдә ята, 21 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Covid-19 коронавирусы башланганнан бирле Татарстанда вирус йоктыруның 4114 очрагы теркәлгән. Алардан 2969 кеше терелгән, шул исәптән 62 кеше — узган тәүлектә. 1133 кеше дәвалануны дәвам итә. 

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан  коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев