Халык телендә “кентавр” һәм “ниндзя” дип йөртелүче коронавирусның яңа төрләре белән чирләү очраклары ачыкланган
Быелгы җәйнең аномаль һава торышы, киләсе көз вируслы авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
(Тәтеш, 25 август, “Тәтеш таңнары”).
ТРның Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 2 августына Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең арта баручы нәтиҗәләре белән 153 941 очрагы теркәлгән.
Сишәмбе көненә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 45 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланган. Барлык авыручылар да медицина күзәтүе астында торалар.
Халык телендә “кентавр” һәм “ниндзя” дип йөртелүче коронавирусның яңа төрләре белән чирләү очраклары ачыкланган. Аларның рәсми атамалары: ВА.2.75 һәм ВА.5. Берсе Һиндстанда ачыкланган, икенчесе Көньяк Африка Республикасыннан кайткан.
– Яңаларына да, шулай ук “элекке” штаммнарга да вакцина ясату ярдәм итәчәк. Аеруча да, әгәр ревакцинация вакытында өченче һәм дүртенче доза ясатылган булса, – дип искә төшерә Тәтеш хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Алмаз Юнысов. – Шуңа күрә илнең сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны прививка ясатырга өнди.
Барлык гражданнарга, бигрәк тә куркынычлылык төркемендәге затларга (өлкәннәргә, хроник авырулары булган кешеләргә) шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлекләре начарланып киткән очракта өйдә торырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия номеры – 122.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев