Коронавирус COVID-19

Ялгыз өлкәннәргә азык-төлекне өйләренә китерәчәкләр

Өлкән гражданнарга, инвалидларга кибетләргә, даруханәләргә, башка оешмаларга сирәк йөрергә киңәш ителә.

(Тәтеш, 29 март, «Тәтеш таңнары»). Һәм әлеге хәлдә аларга якын­нарының ярдәме һәм игътибары аеруча да кирәк. Туганнары ягыннан аларга булышлык күрсәтелергә тиеш. Өлкәннәргә азык-төлек, дарулар илтегез, счетларын түләгез, чүпләрен түгегез. Шалтыратыгыз һәм игътибар, кайгыртучанлык күрсәтегез – моны безнең һәркайсыбыз эшли ала һәм эшләргә тиеш.

Дөньяда коронавирус пандемиясе белән бәйле, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов карары белән эшче төркем булдырылды, ялгыз һәм берь­ялгызы яшәүче өлкән гражданнарга вакытында кирәкле ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өчен волонтерлар отряды ­оештырылды.

Тәтеш районында кайнар линия телефоны 2-63-13 бил­геләнде, алар азык-төлек һәм рецепт­сыз бирелә торган даруларны китерү турындагы үтенеч белән  (эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр) шунда ­мө­рәҗәгать итә ала.

Волонтерларның барысы да коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар турында инструкция узган.   


Нет комментариев