Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов юл тармагы ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
“Юллар төзү һәм ремонтлау – бүгенге көндә безнең районны төзекләндерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юлларыбызның торышы яхшыра, районда яшәүчеләрнең тормышында бу уңай чагылыш таба. Тәтеш районының юл комплексын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннарына һәм бүгенге көндә аларның хезмәтен ышанычлы дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерәм”.
Нет комментариев