Агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре илнең азык-төлек җитешлеген булдыра
Көн темасы

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре илнең азык-төлек җитешлеген булдыра

Авыл хуҗалыгында эшләү – бу үзеңнең тырыш хезмәтеңне, күңел җылыңны, кайгыртуны җиргә бирү һәм үз эшеңне ярату дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы рай­оныбызның икътисад нигезе булып тора. Тәтеш районы иген культурасын тулаем җыю буенча соңгы берничә ел эчендә Татарс­тан Республикасында алдынгы урынны били. ­Район үсемлекчеләре быел да үзләренең осталыкларын расладылар: 205 мең тонна иген җыеп алынды, уртача уңдырышлылык гектардан 46,5 центнер тәшкил итә – бу республика буенча икенче күрсәткеч. Чөгендер игүчеләр узган елда иң күп күләмдә татлы тамыразык җыеп алуга иреште, һәм бүген дә район кырларында җыеп алу эшләре бара. Тәтеш районы чөгендер уңдырышлыгы буенча рес­публикада I урынны били.

Тәҗрибә, техника, оештырылган чараларны оста куллану яр­дәмендә югары күрсәткечләргә ире­шергә мөм­кин булды.  Мондый уңышлы нә­тиҗә өчен агротехнологиянең тулы комплексы файдаланыла, заманча техника кулланыла, ул һәрдаим яңартылып тора.

Шулай да беренче урында һәрвакытта да эшчәннәр кала бирә. Нәкъ тә менә әлеге кешеләр ярдәмендә, туган җирне ярату, үз Ватаныңа, бурычыңа туг­ры булу – бары тик сүз генә түгел, яшәү рәвеше булып тора, Ватаныбызның азык-төлек җитешлеге булдырыла. Аларны юкка гына илне туендыручылар дип әйтмиләр, бу – бик абруйлы һәм мактаулы исем.

Аларның хезмәте һәм фидакарьлеге соклануга, олы хөрмәткә лаек.

 

Районда эшләп килә:

16 авыл хуҗалыгы предприятиесе;

35 крестьян-фермер хуҗалыгы;

5404 шәхси ярдәмче хуҗалык.

Бер меңнән күбрәк кеше авыл хуҗалыгы производстволарында хезмәт куя.


Нет комментариев