Балачак матур булсын өчен
Тәтештә соңгы берничә ел эчендә барлыкка килгән уңай үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел.
(Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары"). Хәзер сабыйларның көндәлек тормышы туганнан алып олы тормышка чыкканчыга кадәр матур тәэсирләр белән тулыланган. Сәбәбе шунда, балачак яшәгән күп кенә шәһәр биналары үзләренең ямансу һәм моңсу тышкы кыяфәтләрен кояшлы төсләргә үзгәртте.
Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге капиталь ремонтланды. Бинаның түбәсе тимер сайдингтан, алгы яклары төрле төстәге керамик граниттан ясалды, тирә-юнь территориясенә тротуар плитәсе түшәлде. Яңартылган бала тудыру йортында инде йөздән күбрәк сабый якты дөньяга аваз салды.
“Каенкай” балалар бакчасына берничә дистә елга беренче тапкыр узган елны капиталь ремонт ясалды.
Тагын бер гүзәлләндерелгән объект – Тәтештәге 1нче урта мәктәп бинасы. Ремонт эшләре барышында тышкы яклары матурланды, яктырткычлар, электр чыбыклары, ишекләр тулысынча алыштырылды, бәдрәф бүлмәләре җиһазландырылды, түшәмнәр ясалды, плитә түшәлде, көндезге туклану бинасының мәйданы зурайтылды, диварлар һәм идәннәр тигезләнде.
“Акчарлак” сәламәтләндерү лагерендә дә гаҗәеп күп үзгәрешләр барлыкка килде. Манзаралы яңа ашханә, иркен һәм уңайлы корпус, волейбол, баскетбол, тренажер, уен мәйданчыклары корылды. Төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев