“Барлык карарлар авылларыбызның  киләчәгенә юнәлдерелә”
Көн темасы

“Барлык карарлар авылларыбызның киләчәгенә юнәлдерелә”

Кошки-Новотимбаево авыл җирлегендәге 200 кеше (71 процент) агымдагы елда үзара салым ­программасында катнашты.

(Тәтеш, 30 октябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, сурәтләр “Авангард” гәҗите
 ­фотобанкыннан). Территорияләрне төзекләндерүгә меңәр сум акча биргән авыл кешеләренә 1гә 4 булып Татарстаннан күчерелгән финанслау акчасы 1 миллион сум тәшкил итә, саллы сумма.

“Безнең җирлек составында 7 авыл бар, әмма кешеләрнең төп өлеше Кошки-Новотимбае­вода яши. 2019 елда җыелган акчаны халык авыл үзәгендәге паркны алга таба төзекләндерүгә сарыф итәргә карар итте. Ул 2016 елдан безнең район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, безнең депутат һәм якташыбыз эшкуар Володар Аркадьевич Тимофеев, шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге булышлыгы ярдәмендә грант һәм үзара салым акчасына акрынлап парк комплексына әверелде, аның белән бик горурланабыз. ­

Биредә без “Чук­леме” бәйрәмен үткәрәбез, тумышы белән Кошки-Новотимбаеводан булган Лео­нид Баимкин һәм Сергей Бачков якташларга биредә үк Авыл көнен билгеләп үтәргә ярдәм итә”, – дип сөйли Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге Советына 20 елдан бирле җитәкчелек итүче Сергей Гаврилов (рәсемдә). “Быел үзара салым акчасына без буаны әйләндереп алдык, эскәмияләр урнаштырдык, райондагы чуаш авыллары тарихы турындагы күзәтү күргәзмәсенең нигезен ясадык, шулай ук авылга керү юлына сәламләү рәвешендәге матур элмә такталар куйдык, безгә башка төбәкләрдән кунак­лар еш килә – җаваплылык зур”.

Җирлек башлыгы үзара са­лым про­граммасында катнашу­ның беренче елында үзәк авылда яңа су үткәргеч челтәрен төзү өчен проект-смета документларын әзерләү һәм түләү мөмкин булуы, районның шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә “Чиста су” дәүләт программасына керә алулары, нәтиҗәдә 2,6 чакрым озынлыгында су үткәргеч һәм Кошки-Новотимбаевода автомат рәвештә эшләүче башня куелуы турында сөйли.

“Үзара салым акчасына без әле тагын Кошки-Новотимбаевода 200 метр юлга вак таш түшәдек, Тайба-Таушевода һәлак булган батырлар-якташлар обелискын коймалап алдык, Кошки-Новотимбаевода зиратка чүп-чар җыю өчен сатып алынган бункер-туплагыч урнаш­тырдык, 9 видеокамера сатып алдык һәм хәзер җирлектә урнаштырабыз, – ди Сергей Владимирович. – Салмановка һәм Максимовка янындагы зиратны әйләндереп алу өчен материал сатып алынды, эш башланды”. 

Җирлек башлыгы территория­ләрне үстерү буенча планнары белән уртаклашып, юллар төзелешен дәвам итү, Тайба-Тау­шевода проблемалы аркылы чыгу урынын төзекләндерү, Салмановкада зиратны коймалап алу кирәклеген билгеләп үтте. “Яуда берүзең сугышчы булып булмый, күпләр, авыл активлары – мәктәп коллективы, мәдәният йорты, ФАП, китап­ханә хезмәткәрләре, “Колос” һәм “Агро-Союз” агрофирмалары җитәкчелеге дә  ярдәм итә, авыл кешеләре Владимир Юманкин, Михаил Николаев һәрчак булышырга әзер, – дип елмаеп сөйли Сергей Владимирович. – Уңай нәтиҗәне күргәч, кешеләр сөенә, безнең җирлектәге уртак аңлашу, барлык карарлар һәм җыелган акчаның авылларыбыз киләчәгенә юнәлдерелүе минем өчен мөһим”. 



 


Нет комментариев