Батальоннарга ничек эләгергә
Көн темасы

Батальоннарга ничек эләгергә

Татарстанда “Алга” һәм “Тимер” дип исемләнгән батальоннарга контракт буенча хезмәт итәргә җыю дәвам итә.

Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин исемле батальоннарга ничек эләгергә икәнлеге турында тулырак итеп сөйләде.

– Фәнис Әлфәтович, әлеге батальоннарда хезмәт итү нәрсәдән башлана?
– Хәрбиләр ай дәвамында хәрби өйрәнү узалар: техника һәм корал куллануны үзләштерәләр, күнекмәләрне искә төшерәләр һәм яңа төрдәге коралларның, хәрби техникаларның үрнәкләрен өйрәнәләр. ­Аннары, командага кергәч, хәрби махсус операциядә катнашырга җибә­ре­ләләр. Бурычларны уңышлы үтәү өчен хәзерге вакытта барлык кирәкле әйберләр, шул исәптән шәхси бронесаклагычлар, аптечка, кирәк-яраклар һәм өстәмә җиһазлар сатып алынган.

– Хәрби хезмәткәрләргә нинди өстәмәләр һәм түләүләр каралган?
– Отделение командиры – шәхси состав белән җитәкчелек иткән өчен, элемтәчеләр – дәүләт серен үз эченә алган мәгълүматлар белән эшләгән һәм башкалар өчен өстәмә акча алалар. Тиешле еллар эшләгән, хәрби хезмәтнең аерым шартлары, физик әзерлек дәрәҗәсе һәм башкалар өчен өстәмә түләүләр бар. 
Махсус хәрби операциядә катнашу­чыларның тәэминаты 150 000 сумнан алып тәшкил итә. Моннан тыш, алар актив һөҗүм итү чараларында катнашкан һәрбер тәүлек өчен өстәмә түләүләр – тәүлегенә 8000 сум һәм башка түләүләр алалар.

Татарстан Президентының 2022 елның 23 июнендәге Указы белән Татарстан батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт үтүче затларга социаль ярдәм сыйфатында 360 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнгән.

Моннан тыш, Татарстан Респуб­ликасының Дәүләт торак фонды тарафыннан “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрбиләрен торак белән тәэмин итү программасы эшләнелде:    
 ваклап түләүне Татарстан Рес­пуб­ликасының Дәүләт торак фонды тәкъдим итә (хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар заемщикның банк бәяләмәсен узмаячаклар);
 уртача базар бәясе – 150 мең сум урынына, соңгы этаптагы эшләнешле торакның бер квадрат метры 60 мең сумга якын тәшкил итәчәк;
процент ставкасы 7 процент тәшкил итәчәк, ипотеканы 28,5 елга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин ­булачак;
өстәмә ярдәм карала, балалар туган вакытта торак бәясен түләү хисабына 200 мең сум акча биреләчәк.
Шулай ук хәрби хезмәткәрләргә шифаханә-курортта дәвалану, сабыйларын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә чиратсыз урнаштыру ­каралган.
Йөкләмәләрне яхшы үтәгәннән соң безнең хәрбиләр – хәрби хәрә­кәтләр ветераны таныклыгын алачаклар, моңа ташламалар һәм акчалата түләүләр керә.

–     Батальоннарда хезмәт иткәнгә күпме түлиләр?
Бер тапкыр 360 000 сум бирелә (бер атна үткәннән соң атна саен 15 000 сум) һәм хәрби өйрәнүләр вакытында бер тапкыр – 50 000 сум;
Көненә 3 200 сум – гарантияләнгән;
Актив хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәр тәүлек өчен 8000 сум. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә күп кирәк-яраклар – шлемнардан һәм бронежилетлардан алып, тепловизорларга кадәр бирелә;
Шулай ук пособие һәм иминият җыелмасы, туганнарына матди ярдәм, гомерлек ташламалар тиешле.
Бу барысы да түгел әле. Хәрби уңышлар өчен зур премияләр бирелә:
300 000 сум – дошман самолетын  бәреп төшергән өчен, дошман танкын юк иткән өчен;
200 000 сум – дошман вертолетын юк иткән өчен;
100 000 сум – дошманның тере көчен юк иткән һәм аеруча да аерылып торган хәрбиләргә башка хәрби йөкләмәләрне хәл иткән өчен.
50 000 сум – дошманның пилотсыз очучы аппаратын юк иткән өчен, теләсә нинди башка техниканы юк иткән өчен.

– Татарстанның исемле батальоннарында кандидатларга таләпләр нинди? 
– Гражданин РФның дәүләт телен белергә һәм төгәл хәрби-исәп белгечлегендә хәрби хезмәтнең медицина, һөнәри-психологик таләпләренә туры килергә тиеш. Кандидат яхшы физик әзерлекле, төп гомуми белемнән түбән булмаган белемгә ия, 18 яшьтән кечерәк һәм 60 яшьтән олырак булмаска тиеш. Аның шулай ук исәптән төшерелмәгән яки вакыты чыгып бетмәгән хөкем ителгәнлеге, җинаять кылган өчен иректән мәхрүм ителү җәзасы, наркотиклар яисә табиб билгеләмәгән килеш психотроп маддәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителгәнлеге булмаска тиеш. 

– Исемле батальоннарга керергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
– Иреклеләр сафында булыр өчен Тәтеш районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итү зарур, адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 67нче йорт. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84373) 2-50-46, 2-50-47, 2-50-48. 

фото: архив; Татар-информ


Нет комментариев