“Авангард” һәм “Тәтеш таңнары”на 2021 елның икенче ярты еллыгына язылу нәтиҗәләре ясалды.
(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таннары").
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, безнең белән бергә булганыгыз өчен. Безнең район газетасының 3714 тугры дусты булуына без бик шатбыз. Район газетасының тиражы бу ярты еллыкта беренче ярты еллык белән чагыштырганда артты.
Кадерле даими һәм яңа газета укучыларыбыз, “Тәтеш таңнары”на язылып, сез, асылда, Тәтеш районында булган вакыйгаларның катнашучысы буласыз. Безнең газета район һәм аның халкы тормышы елъязмасын инде күп еллар алып бара – район газетасы укучы белән бер гасырдан артык. Бу вакыт эчендә газета битләрендә районда һәм туган республикабызда барган вакыйгалар, хезмәтләре һәм талантлары белән горурланырлык якташларыбыз турында объектив мәгълүмат басылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең һәр мәкалә, безнең районның күренекле кешеләре тормышы турында һәр хикәя, һәр вакыйга һәм яңалык, һәр язмыш гасырлар дәвамында безнең буыннар өчен саклана – “Тәтеш таңнары”ның һәр саны Россия дәүләт китапханәсенә, “Россия китап палатасы” ИТАР-ТАСС филиалына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә һәм дәүләт архивына, район китапханәсенә җибәрелә. Гасырлар узгач, безнең нәсел дәвамчыларыбыз югарыда күрсәтелгән дәүләт учреждениеләрендә сакланып калган безнең газетабыз саннарыннан Тәтеш районында ниләр булганын, нинди кешеләр яшәгәнен, нинди казанышлар һәм нинди бурычлар хәл ителүен белә алачак. Ягъни безнең барлык язмалар да гасырлар буена сакланачак, алар буенча район тормышы һәм безнең якташларыбыз тарихы төзеләчәк.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз — авыл һәм шәһәр халкы, тагын бер кат сезгә газетабызга тугрылык күрсәткәнегез өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безнең редакция коллективы сезнең өчен киләчәктә дә иҗади эшләргә тырышачак.
Безнең хөрмәтле өлкән буынга һәм мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларга аерым рәхмәт.
Район оешмалары һәм учреждениеләренә – абунә кампаниясендә катнашканнары өчен, районның авыл җирлекләре башлыкларына ярдәмнәре (аларның күбесе ялгыз өлкән кешеләргә абунә бүләк итте) өчен рәхмәт.
Без авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Рима Сафиуллова, Радик Нургалиев, Рөстәм Сабиров, Илгиз Шәйхаттаров, Алексей Ахтонов һәм башка хуҗалык җитәкчеләренә, эшмәкәр Алексей Карповка хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез – алар авыл халкы – хезмәт ветераннары һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә газета яздырдылар.
“Фламакс” компаниясе җитәкчесе, якташыбыз Фиргать Җиһаншинга “Абунә бүләк ит” акциясендә катнашканы өчен рәхмәт белдерәбез, ул күп балалы гаиләләргә, хезмәт ветераннарына, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә газетабызга 250 абунә бүләк итте.
Нет комментариев