Бу атнада республикада 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Көн темасы

Бу атнада республикада 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Синоптиклар якын көннәрдә салкын һава торышы урнашуы, юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.

(Тәтеш, 7 февраль, «Тәтеш таңнары»). Бу атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә.

«9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Бүген, 8 февральдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көндез — -22…-27 градус көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

10 февральдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязганда -33 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак.

Метеорологлар юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-02-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-36-graduska-kad-r-salkyn-buluy-ihtimal-5804609

фот: архив/Авангард


Нет комментариев