Садоводтагы чишмәгә икенче тормыш бүләк иткәннәр.
(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, Зоя Драгунова фотосы).
Әлеге чишмәнең тарихын, биредәге коеның ничек барлыкка килүен, аның суын ничә гасырлар буе файдалануларын инде беркем дә сөйләмәячәк. Өлкән яшьтәгеләр әйтүенчә, чокыр кырыенда җәмәгать мунчасы булган. Ул эшләү тәртибе буенча җылытылган һәм төзелгән исемлек нигезендә гаиләләр биредә юынганнар. Суны әлеге коедан алганнар. Аның суы тәнгә сихәт бирә дип саналган. Янәшәдә генә чиста һәм матур күл булган. Тик вакыт аяусыз. Тора-бара Садоводта суүткәргеч уздырганнар, авыл кешеләре үз мунчаларын булдырганнар. Коедан файдаланмый башлаганнар: бурасы акрынлап җимерелгән, яраксызга әйләнгән, аның тирә-ягына ләм утырган. Һәм чишмә вакытлыча күздән югалган, фәкать суы гына саркып диярлек кенә аккан.
Хәтта иң яхшы суүткәргечтәге су да, чишмә суы белән көндәшлек итәрлек хәлдә түгел, дип кем әйтә ала. Ике ел элек Юрий Волков улы Антон белән бик зур хезмәт таләп иткән, җиңел булмаган эшкә – чишмәне торгызуга алынганнар.
– Юрий белән Антон гаҗәеп зур эш башкардылар һәм дүрт метр тирәнлектәге коены чистарттылар. Бураның аскы өлеше сүтелми калды, бары тик өстәге агачлары гына алынды, – дип сөйли “Садовод” ТИҮ рәисе Зоя Драгунова. – Тыл эшчәне Ираида Ефимовна Кильганова черегән бүрәнәләрне алыштыру өчен төзелеш материаллары бирде. Аңарда, вакытлар узу белән чыныккан имән бүрәнәләр сакланган булган. Аннары инде коеның өске өлеше өчен материал кирәк булды. Мин Тәтеш урманчылыгы директоры Ранил Рәхмәтуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Ул кире какмады. Рәис Абдрахманов бригадасы өч көн эчендә бүрәнәне китерде. Һәм кабат эш башланды.
Теләсә нинди чишмәне торгызу – игелекле гамәл һәм аны күмәк рәвештә генә башкарып чыгу мөмкин, әлбәттә. Абыйлы-энеле Петр һәм Геннадий Волковлар, Александр Кузнецов, Андрей Сергеев үз теләкләре белән ярдәм кулы сузганнар. Барлык мәшәкатьләрнең төп өлешен Антон Мизин үз өстенә алган.
Чыдамлы итеп бура ясаганнар, тышлаганнар, калайдан түбә япканнар, һәм коега төшерү өчен чылбырга яңа чиләк кую, аңа чишмә суы тутырып алу мизгеле дә килеп җиткән.
Изге Богородица Покрау бәйрәменә авыл халкы дин әһеле Максимны чакырып, коедагы суны изгеләндергән. Чишмәгә Покров исемен бирергә тәкъдим иткәннәр.
Любовь Тарасова әйтүенчә, мәрхәмәтле кешеләр халык хакына бик зур, бәяләп бетергесез эш башкарган. “Әҗере яхшылык булып кайтачак!” – ди Любовь Викторовна.
Хәзер Садоводта, элекке кебек, ике чишмә бар. Аларның һәркайсы турында кайгыртырга кирәк.
– Туган як тарихын, кече ватанын саклап калу өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмаучы кешеләр булганда әле, дөнья яхшырак һәм матуррак булуына, ә чишмәләр безне чиста һәм шифалы сулары белән сөендерәчәгенә без ышанабыз, – дип дәвам итә Зоя Драгунова. – Туган ягыбызның, Ватаныбызның табигатен бары тик уртак көч белән генә саклап калырга мөмкин.
Һәм монда француз язучысы Антуан де Сент Экзюпериның сүзләрен искә төшереп китми мөмкин түгел: “Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк, сине әйтеп аңлата торган түгел, синең шундый икәнлегеңне аңламыйча, синең белән ләззәтләнәсең. Син яшәеш өчен генә түгел, син үзең үк яшәеш. Йөрәкнең юкка чыккан чишмәләре синең рәхимлегең белән кабат ачыла”.
Чишмәләр – тереклек чыганагы, җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф су.
Җир-анабыз биргән иң зур байлыкларның берсе – ул эчәр суыбыз.
Чишмә булган җирдә яшеллек тә, сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була.
Су, һава, җир – бер чылбыр.
Чишмә челтерәгәнен тыңласаң, бер йотым салкын суын эчсәң – җаның сихәтләнә.
Кеше сусыз яши алмый.
Су – тормыш чыганагы.
Элек кызлар чишмәгә теләк тели-тели барганнар: үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар.
Чишмә – изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янына матур сөлгеләр элә, чүмечләр куя.
Нет комментариев