Әҗер-савап насыйп итсен
Көн темасы

Әҗер-савап насыйп итсен

Тәтештәге һәм районыбыз авылларындагы мәхәлләләрдә Рамазан ае хөрмәтенә ифтар ашлары үткәрелде.

(Тәтеш, 2 июль, “Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, Гөлчәчәк Галимова фотосы). Тәтештәге һәм районыбыз авылларындагы мәхәлләләрдә Рамазан ае хөрмәтенә ифтар ашлары үткәрелде.

Тәтештәге үзәк һәм Кадрия мә­четләрендә зурлап уздырылган ифтарда ра­йонның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов изге ай белән тәбрик­ләп, вәгазьләр, догалар сөйләде.

“Авыз ачу мәҗлесе оештыру сөенечле күренеш. Түбәтәйле ир-егетләр, ак яулыклы әби-апалар, хатын-кызлар шәһәр урамнарын бизәп мәчетләргә ифтарга, тәравихка җыела”, – диде Гүзәл ханым Мингалиева.  
Зур Әтрәчтә узган ифтарда Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов үтемле вәгазьләр, ихлас теләкләрен ирештерде. Аксакаллар шурасы рәисе Ирфан хаҗи Халитов һәм “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев, җирлек башлыгы Илнур Юнысов, авыл имамы Ислам хәзрәт Фәйзуллин әлеге изге көннәрдә игелекле эшләрнең әҗер-савабы да зур булуын билгеләп үттеләр.

Олы Тормыда оештырылган ифтарга теләге булган һәркем килде. Биредә шулай ук йөрәкләргә үтеп керерлек чыгышлар яңгырады. “Уразаны ел саен калдырмаска тырышабыз. Бөтен авыл халкын чакырып ифтар уздыру бик күркәм гамәл, киләбез, догалар тыңлап күңелләрне пакьләндерәбез”, – диделәр олытормылылар.

Үтәмеш мәчетенә Рамазан аенда халык аеруча да күп җыелды. Җирле яшәүчеләр әйтүенчә, ифтарга Тәтештә яшәүче авылдашлары да килгән. Гөлсинә һәм Равил Шәмсетдиновлар тарафыннан уздырылган мул табынлы мәҗлескә җые­лучылар күчтәнәч алып килүчеләргә, ризык әзерләгән Алсу Камаловага хөрмәт сүзләрен белдергән.

“Бакырчы мәчетенә ифтарга ир-атлар да, хатын-кызлар да күп килде, Ул Оркыя Әбделвәлиева акчасына үткәрелде. Авыл имамы Нияз Җаббаров аятьләр укыды, Рамазан ае хакында сөйләде. Һәр көнне тәравих намазына йөрибез, муллабыз бик әйбәт”, – диде әңгәмә барышында Мөслимә апа Мөхәммәтшина.  
“Байрашта ифтар авыл халкы көче белән оештырылды. Уразаны олылар да, яшьләр дә калдырмый, шуңа да күңел сөенә”, – дип хәбәр иттеләр Байраштан.

“Келәштә авыз ачу мәҗлесе авыл мәчетендә һәр шимбә саен үткәрелә. Шөкер, бик яхшы тормышта яшибез. Дөньяларга иминлек бирсен, яхшы ниятләр бирсен һәркемгә. Уразаны ихлас итеп тотабыз, Аллаһыбыз ярдәм бирә”, – дип күңел кичерешләре белән уртаклаштылар келәшләр.

Түбән Тархан мәчетендә дә изге бәйрәм уңаеннан җылы эчтәлекле чыгышлар, догалар һәм вәгазьләр белән үрелеп барган ифтарда олысы да, кечесе дә катнашкан. “Булышучыларның һәркайсына әҗер-савап насыйп итсен, бик әйбәт үтте”, – дип уртаклашты Миңзифа Галиуллова.

Районыбыз имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов  ураза уңаеннан фикерләрен җиткереп, болай диде: “Уразаның санаулы көннәре генә калып бара, шөкер, калебебезне сафландырдык.  Ахшам, ястү намазларын бергәләп уку күңелебезгә яктылык өстәде. Тиздән Ураза гаете җитә, әлеге уңайдан райондашларга җылы теләкләремне белдереп, сәламәтлектә, иман байлыгында яшәсеннәр иде диясе килә. Гает бәйрәме авылларда сәгать биштә, шәһәр мәхәлләләрендә алтыда дип ниятләнә. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын”.


Нет комментариев