Фотоконкурска бик күп санда – 65 эш җибәрелде.
(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таңнары», Елена Викторова). “Тәтеш таңнары” сайтында Гашыйклар көне уңаеннан “Барысы да мәхәббәттән башлана” дип исемләнгән фотобәйге тәмамланды.
Фотоконкурска бик күп санда – 65 эш җибәрелде, шуңа күрә катнашучылар арасында җиңү өчен көрәш тә шактый кызу барды.
Тәтештән Людмила һәм Дмитрий Долговларның, алар нибары дүрт ай элек өйләнешкән, “Мәхәббәт – иң якты хисләр” эше иң күп – 745 тавыш җыйды. Нәкъ тә алар төп призга – тукымага ясалган фоторәсемгә ия булачак. “Бәйгеләрдә элек беркайчан да катнашмадык, ә монда җибәреп карыйк әле дип, бергәләп хәл иттек. Ирем баштан ук җиңүгә ышанды, ә минем өчен ул көтелмәгәнчәрәк булды. Безнең өчен бөтен дөньядагы туганнар һәм дуслар тавыш бирде”, – дип уртаклашты Людмила.
Тавыш бирү исәбе буенча икенче урынны Шәфигуллиннарның “30 ел парлы гомер” фоторәсеме алды, Илшат Әхмәдуллин һәм Алия Вәлиева тарафыннан җибәрелгән фото өченче булды. “Авангард” гәҗите редакциясе коллективы фикеренчә, Келәштән ирле-хатынлы Нотфуллиннарның фотосы иң яхшы фоторәсем дип танылды, алар бүләккә исемле кружка алачак. Моннан тыш, “Тәтеш таңнары” гәҗите битләрендә барлык дүрт җиңүче турында язма бастырылачак. Киләсе фотобәйге март башында старт алачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Нет комментариев