26 апрель – республикабыз өчен әһәмиятле көн – бөек татар шагыйре, хәзерге әдәби татар теленә нигез салган Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Туган тел көне билгеләп үтелә. Татар шигъриятенең классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе тууга быел 135 яшь тула.
(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Габдулла Тукай – татар мәдәниятенең символы һәм татар халкының горурлыгы, аның әсәрләрендә туган якка булган ихлас ярату хисләре чагыла. Аның шигырьләрендә татар халкының җаны яши, – диде безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Туган тел – безнең белемлелекнең һәм белемнең нигезе.
– Әнкәм һәм әткәм теле – туган тел безне рухи тормыш белән тулыландыра, үз халкыбызның, аның тарихының һәм мәдәниятенең бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә, – дип белдерде Рәмис Хатыйп улы һәм районыбызда яшәгән барлык күп милләтле халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, дини йолаларын саклауга һәм үстерүгә өстенлекле игътибар бүлеп бирелә дип билгеләп үтте.
Наталья Борисова, Жуково:
– Минем туган телем – русча. Бу мин милләтем буенча рус булганга гына түгел, гаиләм, дусларым шушы телдә сөйләште һәм сөйләшкәнгә күрә. Мин аны балачактан ук беләм. Үз телемне бик тә яратам һәм хөрмәт итәм. Мин танылган шагыйрьләрнең һәм язучыларның әсәрләрен укырга яратам, алар рус теле ярдәмендә үзләренең әсәрләрендә хис-тойгыларын белдерәләр. Һәм Жуково яшьләре әйтүенчә: “Туган телне яратырга, шулай ук башка телләрне ихтирам итәргә кирәк”.
Овчинниковлар, Бессоново:
– Туган тел югалмасын өчен, аны һәр кеше белергә тиеш. Бу мәсьәләдә күп нәрсә бары тик дәүләттән генә түгел, шулай ук гаиләдән дә тора. Минем туган телем – мордвача. Хәзерге вакытта без авылда яшибез һәм хәтта биредә дә туган телдә аз сөйләшүләренә игътибар итәбез. Зур шәһәрләр турында әйтеп торырга кирәкме икән? Мәдәни үсеш мөһим, әлбәттә, туган телдә җырлар өйрәнү һәм башкару да аны сакларга ярдәм итә.
Ранис Галиәкбәров, Тәтеш:
– Без “туган тел” дип әйткәндә, без “тел” сүзенә аерым мәгънә бирәбез. Ул без балачактан ишеткән, безнең әбиләр һәм бабайлар сөйләгән Ватан теле. Үзеңнең туган телне белү бик мөһим! Минем туган телем – ул бөек шагыйрь Габдулла Тукай теле булуы белән горурланам. Туган тел турында Тукай никадәрле искиткеч сүзләр язган: “И туган тел, әткәм-әнкәмнең теле”. Әйе, шагыйрь безгә васыять иткәнчә, без татар телен хөрмәт итәбез. Туган тел безнең әти-әниләргә кадерле булган кебек, безнең өчен дә шулай ук бик кадерле. Нәкъ тә менә халкыбызның рухи мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә ул гаять зур әһәмияткә ия.
Лариса Лашманова, Олы Шәмәк:
– Туган телен белмәгән кеше, тамырсыз агач кебек. Минем туган телем чуашча, ул нәзакәтле тел. Нәкъ тә үз туган телең ярдәмендә фикерләреңне белдерә, иң тирән хисләреңне ачып бирергә мөмкин. Без әнидән бала чакта ук туган телне өйрәнеп үсәбез. Барлык телләрне хөрмәт итү тынычлыкны саклауга ачкыч булып тора.
Нет комментариев