Коронавирустан сакланыгыз
Көн темасы

Коронавирустан сакланыгыз

Профилактика чараларын үтәү һәм прививка – коронавирустан саклануның төп чаралары булып тора, дип саный табиблар.

(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таннары").  Тәтеш районы ­башлыгы Рәмис Сафиуллов шушы көн­нәрдә коронавируска ­каршы вак­цинация ясауның ике эта­бының беренчесен узды.

– Мин үземне яхшы хис итәм, бернинди кыенлыклар да юк. Өч атнадан вакцинацияләүнең икенче этабын узачакмын,  – дип уртаклашты Рәмис Хатыйп улы һәм, бөтен дөнья медицина хезмәткәрләре мәгъ­лү­матларына ­караганда, нәкъ менә ­вакцинация пандемиягә каршы кө­рәш­үнең төп ысулы булып тора, дип билгеләп үтте.

– Вакцинация – ул коронави­рустан саклану һәм үз ту­ган­на­рың, якын­нарың, хезмәт­тәшлә­-
рең­ сә­ла­мәтле­­ге турында кайгырту, – диде районыбыз башлыгы.

Шулай ук узган атнада ТР буенча ­Роспотребнадзор  Ида­рәсенең Тәтеш, Буа, Чүп­рәле, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.

– Мин прививка ясаттым һәм башкаларга да ясатырга киңәш итәм, аеруча да медицина һәм һөнәри эшчәнлек күр­сәткечләре буенча риск төр­кемнәрендә булган кешеләргә, – диде Олег Алексеевич.

Безнең районның баш са­нитар табибы вак­ци­нациянең ничек узуы турында сөйләде.
– Вакцинация участок таби­бы белән әңгәмәдән соң үт­кәрелә, аннары табиб тән температурасын, ­сатурацияне, кан басымын үлчи. ­Вакцинация ике этапта үткәрелә. Поликли­никага беренче килгәндә вак­цинаның беренче ­компоненты керте­лә (иң­башына укол ­ясала). 

Медицина хезмәткәрләре сез­нең белән барысы да тәртиптә булуы­на инансын өчен, поликлиникада  якынча 30 минут утырырга кирәк булачак. Антитәнчекләр беренче компонентны эшләт­кән­­нән соң ук ­барлыкка килә башлый. Мак­си­маль нәти­җә­лелек ­икенче ком­понентны керткәннән соң тәэмин ителә. Икен­­че компонент вакци­на­­ция­ләүнең беренче ­этабыннан соң 14-21 көн узгач (вакци­наның төренә карап) керте­лә. 

Вакци­на ясатканнан соң, 3 көн дәва­мында ­инъекция урынын юмаска, ­саунага, мунчага кермәскә, артык физик күнегүләр белән шөгыль­ләнмәскә киңәш ите­лә. Вак­цинациядән соң үз-үзеңне изоляцияләү таләп ителми, гадәти яшәү рәвеше алып барырга була. Әмма гомуми сак­лык чаралары: җәмәгать урыннарында социаль дистанция һәм битлек режимы турында онытмагыз, – дип белдерде Олег Мазюкин һәм барысына да сәламәтлек теләде.

Вакцина 18 яшьтән өлкән­рәк­ләргә һәм аңа каршы күр­сәт­кеч­ләр булмаган очракта билгелә­нә.Тәтеш ҮРХдә вакцина бар.
1 июньгә Тәтеш районында 1602 ке­ше прививка ясаткан. Вакцинация ирекле, түләүсез.


Нет комментариев