Тәтеш ике көн дәвамында спорт башкаласына әйләнде: узган ялларда “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында ирекле көрәш буенча республика күләм ярышлар үтте.
(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова (автор фотосы)).
Шимбә көнне 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча ТР Беренчелеген тантаналы ачу булды, анда Татарстанның 13 районыннан йөз сиксәннән күбрәк яшь спортчы килде.
Җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләде. “Без барлык төрдәге спортка хөрмәт белән карыйбыз, ирекле көрәш тәтешлеләр арасында шактый киң танылган. Көчлеләр җиңсен иде”, – диде Рәмис Хатыйп улы.
“Без Бөтенроссия ярышларына юллама алу өчен киеренке көрәшне күрәбез. Тәтештә мондый дәрәҗәдәге ярышларның чираттагы тапкыр уздырылуы – очраклы түгел. Соңгы елларда биредә күпчелек спорт төрләре уңышлы үсә, алар арасында ирекле көрәш тә бар. Бүгенге ярыш сәләтле көрәшчеләрнең яңа исемнәрен һичшиксез ачачак һәм башкалар өчен өстәмә этәргеч булачак”, – дип билгеләп үтте “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе, ТР спорт көрәше Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин.
Тантаналы ачу кысаларында ТР спорт көрәше Федерациясе президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, спорт мәктәбе директоры Валерий Рыжов, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Илнур Рәхимов һәм “Динамо” Олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Сәгыйть Ибраһимов.
Якшәмбе көнне тамашачылар өлкәнрәк яшьтәге көрәшчеләрнең кызып-кызып көч сынашуын кызыксынып карады. Татарстан Республикасы Чемпионатында ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстанның 14 районыннан 105 малай һәм кыз катнашты.
Тәтешлеләр ярышның ике көнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләр тартмачыгын 6 алтын, 5 көмеш һәм 13 бронза медаль белән тулыландырып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Валентина Лаврова (Тәтештәге 2нче урта мәктәп), Артем Майоров (1нче урта мәктәп), Бахар Мусаева (авыл хуҗалыгы техникумы), Наталья Храменкова (Тәтеш татар урта мәктәбе), Милена Нойкина (2нче урта мәктәп) һәм Зөбәер Эселаев (авыл хуҗалыгы техникумы) үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булды. Валентина Лаврова шулай ук җиңүгә омтылышы өчен бүләкләнде. Спортчыларыбызның тренерлары – Сәгыйть Ибраһимов, Александр Яковлев, Илназ Хәйруллин.
“Катлаулы булды дип әйтә алмыйм, көндәшләр арасында югыйсә көчле спортчылар да бар иде”, – дип уртаклашты Наталья Храменкова.
Тәтештә республикабыз күләмендәге ярышлар шактый еш уза, анда катнашучылар спорт чараларын әзерләү һәм үткәрелүнең югары дәрәҗәдә булуын һәрдаим билгеләп үтәләр. Ирекле көрәш буенча ярышлар да искәрмә булмады, димәк бу, Идел ярындагы кунакчыл шәһәр спорт ярышларында катнашучылар хәтерендә мәңгегә калачак дигән сүз.
Нет комментариев