Машина юллары ремонтлана
Көн темасы

Машина юллары ремонтлана

Автоюлны агымдагы елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таннары", Елена Викторова, фото автора). Буа – Тәтеш автоюлында ремонт эшләре дүрт километр озынлыктагы ­участокта ба­ра, аларның бер өле­ше узган ел башкарылган.

– Иске асфальт өслеген алдык, аңа ике кат асфальт-бетон җәйдек, хәзерге вакытта юл кырыйларын вак таш белән ныгытабыз. Бүгенге көндә 80 процентка якын эш башкарылган дип әйтергә була. Автоюлны агымдагы елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла, – ди Тәтешнең юл ремонтлау-төзелеш учас­тогы начальнигы Иршат Әхтәмов.
 


Нет комментариев